Язучы Виктория Токарева иҗаты буенча әңгәмә-күзәтү (18+)

20 ноябрь көнне язучы, заманча хатын-кыз прозасы классигы Виктория Самойловна Токареваның тууына 85 ел тула. Аның геройлары – безнең замандашлар, аларның язмышларында һәм кылган гамәлләрендә без үзебезне, якыннарыбызны күрә алабыз. Авторның китаплары популяр, ә аның сценариесе буенча төшерелгән «Джентльмены удачи», «Мимино», «Шла собака по роялю» фильмнары –  безнең киноның «алтын фонды»на кертелгән.  

IMG_20200901_172337
IMG_20200901_173026
IMG_20200901_173632
IMG_20200901_175245

1 нче санлы китапханәдә Виктория Токарева иҗаты буенча әңгәмә-күзәтү уздырылды. Китапханәче укучыларны аның иҗаты белән таныштырды. «Виктория Токареваның тормыш тарихлары» китап күргәзмәсе оештырылды, анда юбиляр язучының «Короткие гудки», «Первая попытка», «Террор любовью», «Одна из многих», «Лиловый костюм», «Дерево на крыше, «О любви» һ.б. китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмә белән танышып, чарага килүчеләр күренекле язучының гаҗәеп дөньясы һәм иҗатына кагылды.

Балалар, язучының китапларын укып, аның тормышчан прозасын гадәти булмаган бер могҗиза итеп кабул итәчәгенә шигебез юк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: